Укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция
Балалар иҗаты йортында укучыларның фәнни-техник иҗатына багышланган конференция үткәрелде.
Аның эшендә укытучылар, методистлар һәм мәктәп җитәкчеләре генә түгел, укучылар да актив катнашты - һәрберсе үзе уйлап тапкан һәм ясаган модель турында сөйләделәр. Конференциядә күрсәтелгән эшләр арасында кыру станогы, металл әзерләү җайланмасы, самокат, маяк, җилкәнле кораб макеты, уенчык ат һәм башкалар...