Борискинолылар кышны озаттылар
Үткән якшәмбедә авылда Майчабу бәйрәме гөрләде - халык күңелле итеп кышны озатты, язны каршы алды.
Бәйрәм урта мәктәп ишегалдында үткәрелде. Халык бик күп җыелган иде. Элеккедән килгән күңелле уеннарда, бәйгеләрдә яше-карты катнашты. "Хузангай" кооперативыннан килгән сәүдә павильоны халыкка үз продукциясен тәкъдим итте. Милли йолаларны истә тотып, бәйрәмдә матур итеп бизәлгән...