“Әлки хәбәрләре” редакциясе хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмен каршылап, биналары каршындагы бакчага күп итеп чәчәкләр утыртты (+ФОТО)
Без, "Әлки хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмен каршылап, бинабыз каршындагы бакчага күп итеп чәчәкләр утырттык.
Бу гамәлебез матур традициягә әйләнде инде: ел саен бакчабызда аллы-гөлле петунияләр үстерәбез. Рәхмәтле гөлләр алар, су сибеп, кадерләп торуыбызга купшы чәчкләре белән җавап бирәләр. Ә быел түтәлләребездә, петунияләрдән тыш, сальвияләр, бегония һәм цинерарияләр дә үсәчәк