Татарстанда яшәү сезгә рәхәтме?
Елена Ензаева, социаль хезмәт күрсәтү шәфкать туташы, Чуаш Борнае авылы:
-Бик рәхәт. Иң мөһиме, республика халкы дус-тату һәм бердәм көн күрә. Ә бит нинди генә милләт вәкилләре яшәми Татарстанда. Ерак барасы да юк, менә безнең Татар һәм Чуаш Борнае кешеләре элек-электән әйбәт күршеләр булып, туганнарча тату гомер итәләр. Ике авыл...