Олы юлның башы шулай булды
Чистай электр челтәрләре төзелүгә 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Базарлы Матак авылы ресторанында узган әлеге тантаналы чарага, 1975 елда оештырылган Әлки район электр челтәрләренең беренче начальнигы буларак, мине дә чакырдылар.
Район үзәгенә килеп җитәрәк мин башта Әлки электр челтәрләре базасына кереп чыктым, монда күргәннәремә чын ихластан сокландым һәм...