Әлки районы Яңа Салман мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да җиңделәр
Яңа Салман мәктәбе укучылары ТНВ каналының "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып, җиңү яуладылар.
Миләүшә Хәйруллина, Лиана Касыймова һәм Алия Мингалиева тапшыруда биология фәне буенча көч сынаштылар. Укуда, спортта һәм сәхнә осталыгында үзләрен таныткан кызлар "Тамчы-шоу"га да җитди әзерләнәләр һәм әлеге интеллектуаль уенда ныклы белем күрсәтәләр. Аларның "Табигать бизәкләре" исемендәге командасы жюринең югары...