Былтыр Әлки районында 30 янгын теркәлгән, аларда бер кеше үлгән
Былтыр районыбызда 30 янгын теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, ике кешенең саулыгына зыян салынган.
Район янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре белдерүенчә, мондый хәвефле статистика әлкилеләрнең үз тормышларына һәм милекләренә салкын каравы, янгын хәвефсезлегенең элементар кагыйдәләрен үтәмәве хакында сөйли. Практикадан күренгәнчә, янгыннар күбесенчә электр җиһазларын, мичләрне дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш...