Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар программасы
Иртәгә олы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.
Аңа әзерлек эшләре күптәннән алып барылды. Бу истәлекле датаны каршылап төрле бәйрәм чаралары, кичәләр дә үткәрелде. Иң зур чаралар, билгеле, бу көннәрдә булачак.
Район авылларында бүген һәм иртәгә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар, ветераннар белән чәй мәҗлесләре, концертлар...