Ниһаять, Әлки районы авылларына дә яңгыр килде
Кичә, район авылларында озак көтелгән яңгыр яуды.
Яз башыннан бирле явым-төшем күрмәгән басу-кырлар шифалы дымга тиенде. Төш вакыты узуга күк йөзе болытлап, яңгыр ява башлады. Чаллы, Түбән һәм Югары Әлки, Әхмәт якларында яшенле яңгыр чиләкләп койды. Ташбилгедә көчле җилнең өй түбәләрен каеру очраклары да булды, диделәр. Ә менә Мулланур Вахитов...