«Мондый егет тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә»
Базарлы Матакта яшәүче Рамил һәм Вилә Хафизовлар уллары Илназны узган елның җәендә армия сафларына озатканнар иде. Егет әти-әнисенең: "Тырышып хезмәт ит, улым, йөзгә кызыллык китермә",-дигән фатыйхасын үтәде. Ел буе аңардан гел әйбәт хәбәрләр генә килеп торды. Илназ бер тапкыр да армия тормышыннан зарланмады, иптәшләрен дә, командирларын да мактап сөйли, "хезмәтем...