Ызгышып түгел, килешеп хәл итү яхшы
Кошки авыл җирлегендә җыеннар гел бик җанлы үтә иде. Ә бу юлы биредәге җыелыш шау-шулы ук булды. Нинди генә мәсьәлә хакында сүз чыкмасын, җыенда катнашучыларның дәгъвасы, тәнкыйте табылып торды.
Асфальтлы, фермалы авыл
Дөрес, Татар Төгәлбәе авылы җыены тыныч үтте. Биредә халык авыл җирлеге советы эшеннән канәгать. Бүген инде Төгәлбәй асфальтлы...