Сораулар активлык билгесеме?
Борискино авыл җирлеге советында үтәргә тиешле киңәйтелгән утырышлар, моның өчен кворум җитмәү сәбәпле (катнашучылар бик аз), Иске Әнҗерәдә дә, Борискино авылының үзендә дә җыен рәвешендә үтте. Әмма, шуңа карамастан, кискен сораулар күпләп бирелде, проблемалар күтәрелде.
Җирле үзидарәне гамәлгә ашыручы советларга бик күп эш йөкләнә хәзер. Әйтик, ел башыннан Борискино җирлеге...