Педагогларыбыз спортта – өченче
Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасында безнең команда авыл районнары арасында өченче урынны алды.
Спартакиада Мамадыш районында узды. Мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин җитәкчелегендәге районыбыз командасы 23 кешене берләштерде. Алар арасында төрле фән укытучылары бар иде. Педагоглар эстафетада, озынлыкка сикерүдә, армрестлингта, пневматик винтовкадан атуда, бадминтонда, аркан тартышуда ярыштылар. Ә команда җитәкчеләре...