Авылларда элемтә яхшыра
Районның тагын 9 авылына заманча электр элемтәсе килде.
Быел "Таттелеком" җәмгыяте районыбызның Югары һәм Түбән Әлморза, Түбән Колчурино, Татар Борнае, Апак, Иске Матак, Иске Салман, Иске Тахтала, Карга авылларына җепселле оптик телефон үткәргечләре салдыртты. Болар 250 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән торак пунктларга заманча телефон линияләре сузу буенча республика программасы...