Иң матур чыршы һәм сыннарга бәйге
Быел районда Яңа ел бәйрәме тагын да ямьлерәк, купшырак, күңеллерәк булырга охшап тора.
Бу күңелле бәйрәмне каршыларга әзерләнгәндә өйләрне, төрле биналарны, аларның тирә-юнен, урамнарны матур итеп бизәү күркәм гадәткә әйләнде. Билгеле, монда фантазияне эшкә җикми булмый. Һәм күпләр шулай итәләр дә. Зәвык белән бизәлгән биналар Яңа ел тирәсендә бөтен урамга...