Бүген төнлә бик салкын булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, республикада аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын булачак.
Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана.
Казанда төнлә - 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак.
Салкыннар тиз генә чигенерме,...