Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә грипп таралу хакында хәбәр итә
Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Сулыш юллары вируслы чирләре белән авыручылар саны да эпидемиология чигеннән артмый, ул узган елның шушы чорына караганда 13 процентка азрак та. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб....