Яшь белгечләр үзебездә урын тапсын
95 нче һөнәр училищесында укуларын тәмамлаган яшьләргә дипломнар тапшырдылар. Мондый тантана уку йорты тарихында быел утыз бишенче тапкыр булды. Район хуҗалыкларын тракторчылар һәм шоферлар, берара бухгалтерлар, туклану предприятиеләрен пешекче-кондитерлар белән тәэмин итүче училище быел да 48 егет һәм кызга белгечлек биреп, олы юлга озатты.
Яшьләрне котларга дип Алексеевск агрокөллияте директоры...