Әлки районы гимназиясендә күрсәтерлек тәҗрибә дә, алдынгы алымнар да җитәрлек
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә кунаклар булып китте - күрше Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Аллагулово авылы мәктәбе укытучылары гимназия педагогларының балаларны компетентлы үрнәк шәхес итеп тәрбияләү тәҗрибәсе белән таныштылар.
Баштан ук шуны әйтергә кирәк: кунаклар өчен гимназиядәге күп нәрсә әлегә хыял гына икән. Аллагулово мәктәбе директоры Марс Яппаров:
-Сездәге җиһазлар, мөмкинлекләр...