Әлки районында Җиңү парады репетицияләре үткәрелә
Әлки районы үзәге Базарлы Матакта көн саен Җиңү парады репетицияләре үткәрелә.
Анда районның МЧС, ДОСААФ оешмалары, медицина, полиция хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнаша. Алар тантаналы марш белән Крайнов, Ленин урамнарыннан Азат итүче солдат һәйкәленә кадәр баралар.
Репетицияләрдә парадта катнашасы техника (хәрби комиссариат, ДОСААФ, ашыгыч медицина ярдәме автомашиналары) да тәкъдим ителә.
Быелгы...