Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаучылар 50 елдан соң очрашты
Чыгарылыш сыйныфлары укучылары мәктәп белән хушлашырга, соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнеп йөргән ямьле бер май иртәсендә Базарлы Матак мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган "егетләр-кызлар" туган мәктәпләренә очрашуга җыелдылар.
1966 елда мәктәпне биш сыйныф тәмамлаган. "Б" сыйныфында 29 укучы белем алган. Аларның 22 се очрашуга килгән иде. Дулкынланып, шатланып, сөенечле күз яшьләре...