Эшли дә беләләр, бәйрәм дә итәләр Каргада
Каргада авыл көне үткәрү соңгы елларда матур традициягә әйләнеп китте. Быел биредә бу бәйрәмне район Сабан туе тәмамлангач, кичкә таба башлап җибәрделәр.
Ә алдагы көнне авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, егетләр-кызлар бизәлгән җигүле ат белән, гармуннар уйнап авыл буйлап бәйрәм бүләкләре җыеп йөрделәр. Халык алдан әзерлек күреп торган - бик юмарт...