Әлки мөселманнары республика ифтарында катнашты
22 июньдә районыбыздан 40 мөселман "Казан-Арена" спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты.
Ифтарга җыелган кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләгән. Коръәннән сүрәләр укылган, вәгазьләр сөйләнгән. Республиканың танылган артистлары башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраган.
Стадион мәйданында күмәк намаз укылгач, бар халык ифтар ашына чакырылган. Халык бик күп...