Әлки районының Әхмәт авылында Авыл бәйрәме гөрләп узды
Үткән атнаның шимбәсендә Кече Чирмешән елгасы буенда әхмәтлеләр гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр -биюләр белән үтте.
Сайлый белгәннәр бабайлар
Әхмәткә нигез салучылар яшәү өчен бигрәк җайлы һәм матур урынны сайлаганнар. Авылның ике ягында печәнлекләргә бай биниһая зур болын-үзәннәр, авылга...