Әлки районында көзге-кышкы ау сезоны ачылды: аучыларны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыралар
Шушы көннәрдә башланган көзге-кышкы ау сезонында бәла-каза килеп чыкмасын өчен аучылар хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әнә шул хакта искәртә. Ауга чыкканда һичшиксез айнык булу һәм барлык таләпләрне үтәү, әйтик, ачык урында, күз алдында булган объектка гына ату...