Әлки районында җәнлек-җанварларга кышны имин кичерергә ярдәм итәләр: алар өчен дистәләрчә тонна бөртек, ашлык калдыгы, печән, яфрак азык хәзерләнде
Кыш холкын күрсәтепме күрсәтә. Әле ишеп-ишеп кар ява, буран туздыра, икенче көнне инде зыкы салкын башлана. Мондый кырыс һава шартларында аерата сак булу, кешеләрнең иминлеген кайгырту бик мөһим. Шулай ук терлекләр, җәнлек-җанварлар турында да онытырга ярамый.
Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында да шул хакта җитди сүз булды. Район...