ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ УРАЗА ГАЕТЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ
Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Ураза гаете белән котлыйм! Динебезгә хөрмәт күрсәткән татарстанлыларга үземнең ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Һәр мөселман өчен Ураза гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән:...