Әлки районы башлыгы басуда алдынгы комбайнчыларны бүләкләде
Бүген, 19 августта, район башлыгы Александр Никошин районның иң алдынгы өч комбайнчысын кырга барып бүләкләде.
Башта район башлыгының Рәхмәт хаты һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитетының кыйммәтле бүләге "Үзәк Әлки" филиалы комбайнчысы Андрей Захаровка тапшырылды. Андрей районда гына түгел, республикада бөртек суктыручылар арасында беренче.
Аннан "Хузангай" җәмгыяте комбайнчысы...