Әлки районы башлыгы мәчетләрдә булып, мөселманнарны Корбан гаете белән котлады
1 сентябрьдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы 30 мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Анда вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, күмәкләп гает намазы укылды.
Бу көнне район җитәкчеләре мәчетләрдә булып, халыкны Корбан гаете белән котладылар. Муниципаль район башлыгы Александр Никошин иртә...