Әлки – иң күп кукуруз, көнбагыш үстерүче төбәк
Кукурузны бөртеккә һәм силос өчен үстерү, көнбагыштан мул уңыш алу мәсьәләләре буенча районыбызда республика семинар-киңәшмәсе булды.
Семинар "ВостокЗернопродукт"ның "Үзәк Әлки" филиалы кырларында узды. Аны әлкилеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Казан Агрохимсервис" җәмгыяте вәкилләре белән берлектә үткәрделәр.
Әлки республикада кукуруз һәм көнбагыш игү буенча иң алдынгы урында. Шуңа да...