Әлки районы: Республика комиссиясе Яңа елга әзерлегебезне бәяли
Бүген, 4 гыйнварда, районыбызда Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус комиссиясе эшли. Ул районның Яңа елны нинди әзерлек белән каршы алуына бәя бирә. Районда Яңа елны елдан-ел матуррак бизәнеп,купшырак каршыларга тырышабыз. Бу эштә мәктәпләр, оешма-учреждение коллективлары зур тырышлык куя. Бу яңа елны да әлкилеләр берсеннән-берсе уздырып чыршылар бизәп, йортлар, оешмалар тирәләрен гирляндалар...