Әлки районында мәктәп укучылары һәм оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге вәкилләре ГТО нормативлары тапшырдылар
"Алинә" универсаль спорт залында район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятиеләр коллективлары, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары һәм "Яшь гвардия" активистлары ГТО нормативлары тапшырдылар.
Сынаулар җитезлекне һәм тизлекне, чыдамлыкны, сыгылмалылыкны билгеләүгә юнәлдерелгән иде. Нормативлар тапшыручылар йөзүдә, кыска, уртача һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, урыннан һәм...