Әлки районының Иске Тахтала авылында чиркәү ачылды
Иске Тахтала авылында төзелгән чиркәү
4 августта үзенең ишекләрен ачты. Храмны
изгеләндерергә дип авылга Чистай һәм
Түбән Кама епископы Пармен (Виктор
Щипелев) һәм аның ярдәмчеләре килделәр.
Чиркәү Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов тарафыннан бирелгән акчага
һәм Иске Тахтала халкы, иганәчеләр
күрсәткән матди ярдәмгә таянып төзелде.