Әлки районы якташлык җәмгыяте очрашуында 250 дән артык кеше катнашты
Узган шимбә, 6 октябрь, әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләргә сибелеп көн күрсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул-кызларын районыбыз үзенә җыйды. Әлки якташлык җәмгыяте очрашуларының беренче генә үткәрелүе түгел. Әмма бусы аеруча зур активлык белән, бик күп кеше катнашында узды. Очрашуга 250 дән артык якташыбыз кайткан иде. Аларга олы хөрмәт һәм кунакчыллык күрсәтелде.
Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе, олылар һәм балаларның кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.