Әлки районы: эшкуар Дамир Шәйхетдинов эшчәнлегенә Президент үзе югары бәя бирде
Районыбызның иң уңышлы эшкуарларының берсе Дамир Шәйхетдиновны Татарстанда
гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Хәзер инде ул якын чит илләр белән дә эш
итә башлады.
Дамир Шәйхетдинов, 100 кешене берләштергән коллектив булдырып, транспорт хезмәтләре
күрсәтә, дистәгә якын районнан сөт җыеп, аны беренчел эшкәртүне оештырды, үсемлек мае
җитештерү, төзелеш материаллары эшләп чыгару белән дә җитди шөгыльләнә.
Эшмәкәрнең хәйриячелек гамәлләре дә райондашларыбызга яхшы мәгълүм. Ул мәчетләргә,
мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, авылларның көнкүреш проблемаларын хәл итүгә,
тормышта авыр хәлдә калучыларга ярдәм итеп тора.
Былтыр бертуган Шәйхетдиновларның (Дамир һәм Альберт) Түбән Әлкидәге җитештерү
базасы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тәҗрибә уртаклашу мәйданы
итеп алынды. Дамир Шәйхетдинов предприятиесендә булганда Президент Рөстәм
Миңнеханов: “Авылларны бүген шундый егетләр эшләтә һәм яшәтә”,–дигән иде.
“Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем таныклыгын
да әлеге җыенда Дамир Шәйхетдиновка Президент үзе тапшырды.