Әлки районында 3160 гектарда уҗым бодаен кире чәчәргә туры килә
Районда 23 мең гектардагы уҗым бодаеның 3160 гектарын кире чәчәргә туры килә.
Шулкадәр мәйданда көзге культура кышны чыга алмыйча һәлак булган. Тагын 6 мең гектарда уҗымнар канәгатьләнерлек хәлдә генә. Соңрак чәчелгән кырларда көзге бодай кышлауны авыр кичергән.