Әлки районы коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә
Күке кычкырса коенырга ярый...
Бу сынамыш бала чактан хәтергә уелган. Бик иртә күкелдәде быел әлеге кош, көннәр дә җылы тора. Балаларның җәйге каникуллары башланды. Димәк, су буенда ял итүчеләр, һава эсселеген басарга теләп, елга-күл суларында коенучылар көннән-көн артачак.