Әлки районында ВИЧ инфекциясе йөртүче 20 кеше исәпкә алынган
СПИД (ВИЧ) турында кешелек дөньясы узган гасырның 80 нче
елларында белде. Дәвалауга бирешми, бик тиз тарала торган бу
куркыныч йогышлы чирне “20 нче гасыр чумасы” дип атыйлар.
Дөньяда ВИЧ йоктыруның 38 миллион очрагы теркәлгән.
Россиядә ВИЧ йоктыручылар саны елдан-ел арта бара. СПИДны
кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча федераль үзәк хәбәренә
караганда, илебездә бүген бер миллионнан артык кеше үз
организмында әлеге үлем вирусын йөртә.
Татарстанда да бу җәһәттән хәлләр имин түгел – рәсми
мәгълүматлар буенча 14 меңнән артык кешенең ВИЧ инфекциясе
белән зарарлануы билгеле.
Ни аяныч, бу куркыныч вирус авыл җиренә дә үтеп керде.
Районыбызда бүген ВИЧ-инфекцияле 20 кеше исәптә тора.
Районда әлеге яман чир белән бәйле вәзгыять һәм аннан
саклану өчен нәрсәләрне белү һәм үтәү зарурлыгы хакында район
үзәк хастаханәсе табиб- эпидемиологы Эллада Дюгеева белән
сөйләшәбез.