Әлки районы Кошки авылында яшәүче савымчы, хезмәт ветеранын Россия Президенты котлады
Кошки авылында туып, гомере буе шунда яшәгән Клавдия Леушкина өчен Әниләр көне аеруча истәлекле булды. Шул көнне – 24 ноябрьдә ул 90 яшен тутырды һәм ил, район җитәкчеләреннән котлаулар кабул итте.