Түбән Кама китапханәсендә һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиевның Әлки районы тарихына багышланган китабын тәгъдим итү кичәсе узды
2019 ел тәмамланып килгәндә, Казанның “Яз” басмаханәсендә, һәвәскәр тарихчы Мансур Корбангали улы Ганиевның Әлки районы Абдул Салман авылының тулы тарихын эченә алган, авылдашларның хатирәләрен яңарткан, тарихи вакыйгаларны архив чыганакларына таянып яктырткан “Абдул Салман морзалары” китабы дөнья күрде.