Әлки районы баш автоинспекторы Рәис Сафин: рульгә утырган һәр кеше үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомеренә сак карарга бурычлы
Юл ваемсызлыкны, хаталануны кичерми. Моңа гыйбрәтләр, әрнүле мисаллар җитәрлек. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел саен Россия юлларында кечкенә бер шәһәр халкы кадәр кешенең гомере өзелә. Аларның күпчелеген актив хезмәт яшендәгеләр тәшкил итә. Һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең 20 проценты инвалид булып кала. Әлеге фаҗигале хәлләрдән сабак аласы урынга, юлда кагыйдә-кануннарны санга сукмаучылар, үзләрен һәм бүтәннәрне куркыныч астына куючылар очрап тора.