Ана капиталыннан айлык түләү гаризалар буенча озайтыла
Россия Федерациясе Татарстан Бүлекчәсең Әлки районы пенсия фонды хәбәр иткәнчә, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр фонд сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә, яки күпфункцияле үзәккә шәхси визит барышында бирергә мөмкин булган гариза буенча озайтыла.