Язгы кыр эшләрен башкарган вакытта электр тапшыру линияләре саклана торган зоналарда эшләү кагыйдәләре
Кыр эшләре башлану сәбәпле, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәре хуҗалык җитәкчеләренә механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм ремонт эшчеләре белән электр тапшыру линияләренең саклана торган зоналарда эшләрне имин алып бару кагыйдәләрен өйрәнергә тәкъдим итә. Аерым алганда, һәр хезмәткәргә электр тапшыру линияләренең саклана торган зоналарында аеруча куркыныч участоклар һәм электр токыннан зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары турында мәгълүмат җиткерергә кирәк.