Базарлы Матак урта мәктәбендә “Әти, әни, мин – спорт яратучы гаилә” дип исемләнгән бәйге узды
Ярышта барлыгы 8 гаилә катнашты. Алар барысы да Хезмәткә һәм саклануга әзер нормативларын 4 юнәлеш: озынлыкка сикерү, тартылу, баскан килеш аска иелү, идәннән этелү буенча тапшырдылар.