Әлки районы спортчылары билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә 1 нче урын яуладылар
17 февраль көнне эшлекле дүшәмбе иртәсендә, 6-8 февраль көннәрендә Нурлат шәһәренең “Тулпар” спорт сараенда Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә зур нәтиҗәләргә ирешеп, 1 нче урын яулап кайткан район командасы бүләкләнде.