Республика халкына вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособиеләргә 12 млрд сумнан артык акча түләгән
Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.