2026 ел башыннан республикада яңа туган балага бердәм пособиене проактив форматта алырга мөмкин
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тагын бер бала туган гаиләләргә бердәм пособиене проактив форматта билгеләде. Әгәр ата-аналар моңа кадәр туган балаларына пособие алган булсалар, түләү автомат рәвештә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен өстәмә бәяләүдән һәм гариза бирүдән башка гына рәсмиләштерелә.