Чуаш Борнае авылында яшәүче Татьяна Андреева 102нче туган көнен билгеләп үтте
Бүген Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Александр Никошин исеменнән Татьяна Васильевнаны Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина һәм Чуаш-Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов котлады.