21 февраль 2014 яңалыклары
-
Әлки районында Авыл хуҗалыгы министры булып китте
Бүген районда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Түбән Әлки авылында аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр каршы алды. Министр һәр фермер белән танышып, хуҗалыкларының ни хәлдә булуы, күпме терлек асраулары, никадәр продукция җитештерүләрен сорашты, үзенең киңәшләрен бирде....
-
Ел башыннан бирле районда ике янгын очрагы булды
Аларның берсе мич якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү, икенчесе ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыкты. Узган 2013 елда исә 30 янгын теркәлгән иде. 11 очракта ут мич якканда, төтен юллыкларын файдаланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыкты, 12 очракта исә электрүткәргечләрнең кыска ялганышы бәла тудырды. Янгында бер...
-
Иң кечкенә “йолдызчык” ка дүрт яшь
Балалар һәм яшьләрнең "Йолдызлык-Созвездие" эстрада сәнгате фестивале быел да зур активлык белән үтә: аның мәктәпләрдә уздырылган турында мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче, мәктәпләрдә укучы 1200 малай һәм кыз катнашты. Конкурсның таләпләре шактый югары, шуңа күрә мәктәп дәрәҗәсендәге турдан иң яхшылар сайлап алынды. Жюри әгъзаларына моны эшләү ансат булмагандыр, чөнки аларга барлыгы 300...
-
Мәңгелек йортлар игътибар сорый
Үргәгар авылында зират тирәләрен тотып алуга зур тырышлык белән алындылар. Авылда өч зират бар. Узган ел шуның берсе - иске зират дип йөртелүчесенең тирәсен тимер багана, сеткалар белән әйләндереп алганнар. Бу эштә Таһир ага Әһлиуллинның уллары Дамир, Гамил, Рамил башлап йөргәннәр, бик зур ярдәм күрсәткәннәр. Авылның тагын ике зиратын да...