21 март 2019 яңалыклары
-
Әлки районында 22 мартта “Тоннель” операциясе үткәреләчәк
22 март көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре “Тоннель” профилактика чарасы үткәрә.
-
Әлки районында дәүләт сагы астына алынган, сирәк очрый торган үсемлекләр булган Тутар- Әхмәт сазлыгы бар.
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнарны саклау көнен билгеләп үттеләр. Бу көн турында безнең республикада һәм районда да онытмадылар – урманның табигатьтә һәм кеше эшчәнлегендә, тормышында тоткан урыны, аларны саклау, мәйданнарын арттыру хакында җитди сөйләшүләр булды, төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – җирле хакимиятләр, урман хуҗалыклары һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре белән берлектә урманнарны янгыннардан саклауга багышланган өйрәнүләр.
-
Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә җиде төрле ярма ясыйлар
“Хузангай” тамгасы төшерелгән ярмалар кибет киштәләрендә озак ятмый. Алар экологик яктан бик чиста булган Әлки җирендә үстерелгән бит.
-
Әлки районының “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов – өч бала әтисе
Хәтеремдә, бер киңәшмәдә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев: “Җитәкченең ял итәргә, гаиләсенә вакыты калмый икән, димәк, ул эшен дөрес оештырмый”, –дигән иде. Шундый зур һәм күпкырлы хуҗалык белән идарә итүче Евгений Чугунов ял вакытын ничек үткәрә? Гомумән, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесенә шәхси тормышы хакында берничә сорау.
-
Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очраштырга ярдәм итте
«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан.
-
Әлки районында язгы каникул көннәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе оператив-профилактика чарасы үткәрә
Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе 19 марттан 31 мартка кадәр “Язгы каникул” профилактика чарасы үткәрә.